ТР Президенты республикада дым җитмәү шартларында агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә кагылышлы программа кабул итәргә кирәк, дип саный

2013 елның 5 июле, җомга

 Берничә ел дәвам иткән корылык авыл хуҗалыгында әлеге шартларны исәпкә алып эшләү механизмнарын булдыруны таләп итә. Бүген видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов республикада дым җитмәү шартларында агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә кагылышлы программа кабул итәргә кирәк, дип белдерде. Аның фикеренчә, бүген барлык технологияләр, техника, укыту программалары дым җитмәү режимында эшләүгә юнәлдерелергә тиеш. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларында катлаулы вазгыять саклануына тагын бер кат игътибар юнәлтте. 20 июньгә Татарстанның 12 районы корылык зонасы дип игълан ителгән булса, ай азагында бу исемлеккә тагын 10 район өстәлгән. Әлеге районнарда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителәчәк. Бу хактагы карар проекты инде әзер. “Гадәттән тыш хәл режимы кысаларында урыннарда эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру зарур”, - дип искәртте аграр министр.

Синоптикларның якын көннәргә дә фаразлары куандырырлык түгел. Коры, кызу һава торышы бөртекнең вакытыннан алда өлгерүенә һәм дөрес формалашмавына китерә. “Халык телендә “гәрәбәдәй бөртек” дигән сүз дә бар, бөртек турында “тиен тырнагы”кадәр дигән гыйбарә дә бар. Быелгысы “тиен тырнагы” булырга мөмкин, шундый хәвеф саклана”, -дип кисәтә Марат Әхмәтов. Аның белдерүенчә, катлаулы шартларда уҗым культураларына зур өмет булган. Ләкин хәзер бөртек җитлегү өчен шартлар бик начар. Министр сүзләренә караганда, уҗым культураларында бөртектә дымлылык 45 процентка кадәр төшкән. Өстәвенә бөртек бик вак булачак, бу аның сыйфатында да чагыла. “Мондый һава шартлары азык максатларында кулланырлык ашлык әзерләү өчен түгел”, - дип ассызыклады ул.

Соңгы елларда дәвам иткән корылык һәм эсселек безнең төбәкләргә элек бик үк таныш булмаган зарарлы бөҗәк - саранчаның үрчүенә китергән. 2011 елда саранча республиканың Ютазы районы кырларында гына күзәтелгән булса, быел бу афәт берничә район кырларын колачлаган. Бу атнада әлеге проблема буенча районнарның башкарма комитетлары, авыл җирлекләре башлыклары, “Россельхознадзор” вәкилләре һ.б. катнашында узган җыелышта алга бурычлар куелган. “Һәр көн бу территоияләрдә системалы мониторинг алып бару, гадәттән тыш хәлләр чыга калганда, мобиль отрядлар, кырларны эшкәртү өчен препаратлар запасын булдыру кирәк”, -дип ассызыклады министр. Ул Чистай, Алабуга районнарының саранчага каршы көрәш буенча бик оператив эшләвен башкаларга үрнәк итеп китерде һәм шушындый ук җайга салынган эш һәр җирдә оештырылырга тиеш, дигән бурыч куйды. “Без, үз чиратыбызда, саранча белән көрәш чыгымнарын субсидияләячәкбез”, -ди ул.

Узган киңәшмәләрдә инде кат-кат искәртелгәнчә, терлекләрне уңышлы кышлатып чыгару өчен терлек азыгы әзерләүгә ныклы игътибар бирү мөһим. Республикада күпьеллык үләннәрне беренче чабу инде тәмамланган дияргә була. Барлыгы 450 мең тонна печән һәм 1 млн тоннадан артык сенаж әзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә уртача 8,5 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Буа һәм Кайбыч районнарында исә бер баш шартлы терлеккә 14,6 центнер азык берәмлеге әзерләгән. Сарман, Лаеш, Түбән Кама, Биектау районнарында бер баш шартлы терлеккә 10 центнердан артык азык берәмлеге туры килә. Шул ук вакытта Яңа Чишмә районында бу күрсәткеч 5 центнердан гына артык, Мөслим, Чирмешән һәм Чистай районнарында - 6 центнер.

“Быел терлек азыгы кыйммәт торачак. Беренче чабуны тәмамлаган хуҗалыклар да көн саен аз күләмдә булса да нәрсә дә булса да әзерләүне дәвам итсен”, - дип белдерде Марат Әхмәтов

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, терлек азыгы әзерләү белән техниканы урып-җыю кампаниясенә әзерләүне бүген алда торган беренчел бурыч дип атады. Аның искәртүенчә, быел тупас һәм сусыл азыкны читтән кертү алтын бәясе булачак. Ул хуҗалыкларны могҗиза көтмичә, үзебездә булган мөмкинлектән файдаланып җитәрлек терлек азыгы әзерләп калырга чакырды. Президент дым җитмәү шартларында агросәнәгать комплексының эшчәнлегенә кагылышлы программа кабул итәргә кирәк, дип өстәде.

Министр Марат Әхмәтов тагын бер атнадан урак башланачагын хәбәр итте. 8 июльдән урып-җыю комбайннарын массакүләм рәвештә кабул итеп алу оештырылачагын искәртеп, әзерлек эшләренә бик җитди карарга кушты. Республикада бүген 3700 комбайн исәпләнә, 600 комбайнны ремонтлап бетерәсе калган. Техниканың әзерлеге әлегә төрле районда төрлечә. Актаныш, Чүпрәле, Нурлат районнары урып-җыю техникасын әзерләүне тәмамлап килә. Ә Азнакай, Лениногорский, Югары Ослан, Чирмешәндә комбайннарның өчтән бер өлеше әле әзер түгел. Эре инвесторлар карамагындагы агрофирмалардагы әзерлек тә борчу уята. Аларда 1 июльгә техниканың 30 проценты гына әзер булган. Министр районнар, хуҗалыклар җитәкчеләрен урып-җыюны югары дәрәҗәдә һәм сыйфатлы оештырырыга чакырды. “Бөртеклеләр уңышына фаразлар быел бик тыйнак. Үстерелгән барлык ашлыкка республикада сорау зур”, -ди ул.

Катлаулы һава шартлары игенчелек тармагына гына түгел, терлекчелеккә дә тискәре нәтиҗәләрен сала. Бигрәк тә сөтчелек тармагында. Шуңа да быел сөт җитештерү вакытыннан ике атнага алдан кими башлаган. “Җәйге чорда югары савым күрсәткечләрен тәэмин итү буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләреннән аеруча зур җаваплылык сораган чор җитте”, -ди аграр министр. Ул урыннарда терлекләрне бигрәк тә төнге тукландыруны оештыруга, тәүлек дәвамында су белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирергә кушты.

“Быел ашлык сатудан керемгә өметләнеп булмавын исәпкә алганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен сөтчелек тармагы төп һәм бердәнбер керем чыганагы булачак. Шул шартларда сөт җитештерү һәм реализацияләү күләмнәрен саклау мөһим”, -дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International