Стартка күп калмады

2013 елның 5 июле, җомга

Буа районының авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия тыгыз графикта  комбайннарның уракка, тракторларның туфрак эшкәртүгә әзерлеген тикшерә бу көннәрдә.

“Авангард” агрофирмасында комбайннар парады, сабанчылар конкурсы беренчеләрдән булып үтте. Комиссия әгъзалары “Маяк” бүлекчәсенең машина-трактор паркы каршына тезеп куелган. “Нью-Холланд”ларны, “Акрос”ларны, “Мега”ларны, “Енисей”ларны, “Нива”ларны –  барлыгы 20 комбайнны “инә күзеннән” үткәрде, дисәң дә ялгыш булмас. Техник төзеклекләре, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, сәнәк-көрәкләр, су, япма, механизаторларның махсус эш киемнәре белән тәэмин ителеше, сәламәтлекләре – барысы да уракны үз вакытында хилафлыкларсыз башкарып чыгу өчен мөһим. Әле тагын “кыр кораблары”н эшләтеп,  герметиклыгын  тикшереп карадылар. Монда бөртек коелу нормадан артык түгел, шулай да җиргә бер дә төшмәсә яхшырак – бер атнадан кабат тикшерергә карар кылдылар.

Шул ук көнне туфрак әзерләүдә катнашучы тракторлар, агрегатлар да  комиссия хозурына куелды. Валерий Иливанов, Салих Шиһапов, Азат Гайнуллин, Раят Җиһаншин, Хәлим Хәйруллин һәм башкалар төрле маркалы “корыч айгыр”ларын җи-ренә җиткереп төзекләндергәннәр, көйләгәннәр.  Җир эшкәртү сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел.

Әлеге  чаралар шулай ук “Дружба”, “Нива”, “Тахарьял”, ”Бола” агрофирмаларында, “Алан” җәмгыятендә үткән. Барысында да комбайннар яңадан каралачак. Тракторлар “Дружба”да, “Авангард”та, “Бола” агрофирмаларында аеруча  яхшы әзерлектә куелган, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International