Россия Президенты Владимир Путинның 2013 нче елның 26 нчы июнендә раслаган Указы нигезендә ТРның 5 кешесе РФ дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Шулар арасында Авыл хуҗалыгы өлкәсендә казанышлары һәм күп еллар дәвамында намуслы хезмәте өчен, “РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов та бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колективы Минсәгыйрь Нуретдиновны “РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен алуы белән котлый! Авыр һәм шул ук вакытта мактаулы хезмәтегездә уңышлар теләп кала!