“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Калинин хуҗалыгы механизаторлары кышка терлек азыгы хәзерләүне быел да узган еллардагы кебек оешкан төстә алып баралар.
Күпьеллык үләннәрне чабуга Сабантуй бәйрәменнән соң ук керешкәннәр алар. Костер үләненнән шактый гына яхшы сыйфатлы печән хәзерләп куйганнар. ЕС-1 комбайнында Айрат һәм Илгиз Ибраһимов үләнне чабып торганнар. Алар көче белән барысы 300 гектардан артык күпьеллык үлән чабып алынган.
Сенаж салу буенча да хуҗалыкта эшләр яхшы гына бара. Үзләренең махсус механикалаштырылган отрядлары бар. Отряд көче белән Кадрәктә ике, Наратлы Кичүдә, Җәмәктә, Мортыш Тамакта берәр баз сенаж салынган, барлыгы 4 мең тоннадан артык терлек азыгы хәзерләнгән, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.