Татарстан РФ бюджетыннан мелиорация комплексын үстерүгә субсидия алачак

2013 елның 5 июле, җомга

Мелиорация департаментына ил төбәкләрендә гомуми һәм индивидуаль кулланылыштагы мелиоратив системаларны үстерү буенча икътисади әһәмиятле 41 программа тәкъдим ителгән.  РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров рәислегендә икътисади әһәмиятле программаларны сайлап алу Комиссиясе утырышында 25 программа сайлап алынган (протокол  19.06.2013 № НФ-17/205). Барлык сайланган документлар, федераль бюджеттан субсидия бирү өчен, тиешле критерийларга туры килә.

Әлеге исемлеккә Татарстан Республикасы, Әстерхан, Белгород, Брянск, Владимир, Волгоград, Воронеж, Мәскәү, Новосибирск, Псков, Самара өлкәләре, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия Республикалары, Адыгея Республикасы һ.б. кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International