Корылык бал кортлары өчен дә зыянлы

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда, корылык булу сәбәпле, бал кортлары балсыз калырга мөмкин. Бөҗәкләргә табыш табарга авыр.  Сезон башында бөҗәкләр нектарны төрле үсемлекләрдән җыярга тырышкан, ләкин, туфракта дым аз булу сәбәпле, нектар формалашмаган.

Юкә агачлары чәчәк аткан чорда да, чәчәкләрнең буш булуы сәбәпле бал кортлары бал туплый алмый калган. Бүгенгесе көндә дә күп кенә умарталыклар һаман да балсыз. Умартачылык буенча идарәдә быел балны яңгырлар яуган территорияләрдә генә булыр дип фаразлыйлар.

Моңа бәйле рәвештә, идарә татарстанлыларны балны базарлардан, ярминкәләрдә һәм очраклы кешеләрдән сатып алмаска чакыра. Быел, чын бал аз күләмдә җитештерелгәнгә, фальсификацияләнгән продукт күп булачак. Табыш алырга теләгән умартачылар иске балны төрле тәмләткечләр белән куша башлаячак.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International