Татарстан делегациясе “Идел буе кыр көне-2013” чарасында катнаша

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Перемь өлкәсенең “Учхоз “Липовая гора” басуында “Идел буе кыр көне-2013 узачак. Чарада ТР Премьер-министр урныбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан агросәнәгать комплексы делегациясе дә катнаша. Әлеге чрарада 14 регионнан белгечләр катнашыр дип көтелә.

Чара кысаларында катнашучылар Пермь өлкәсенең алдынгы хуҗалыкларында булып, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе белән таныша алачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, биредә Татарстанлылар оештырган күргәзмәләрне карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International