Спас муниципаль районында кызу печән өсте дәвам итә

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыклары печән чабу эшләрен тәмамлап киләләр, бер үк вакытта чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртәләр һәм бөртекле культураларны урып-җыюга хәзерләнәләр.

Районда  күпьеллык үләннәр 10972 гектардан артык җыелган, 1524 гектарда табигый мәйданнардагы печән чабып алынган. Барлыгы район буенча 11900 тонна хуш исле печән хәзерләнгән, шуның 7150 тоннадан артыгы хуҗалыклар өлешенә туры килә, ә калганын халык үзе хәзерләгән.

Акрынлап сенаж запасы да арта: ул 10600 тонна салынган. “Болгар Арыш”, “Болгар” «Востокзернопродукт” җәмгыятьләрендә, Линар Гыйниятуллин, Сергей Юрков хуҗалыкларында сенаж салу яхшы темпларда бара, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International