Республикада 1087106 т сенаж әзерләнгән

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 4 июленә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 447574 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эш кызу темпта дәвам итә. Арча  районында  – 23115 т, Тәтештә -  19841 т, Мамадыш районында  – 18000 т печән әзерләнгән.

Кышка сенаж әзерләү эше дә дәвам итә. Әлеге терлек азыгы республика буенча 1087106 т әзерләнгән. Беречеләр рәтендә - Буа районы. Алар 60753 т сенаж әзерләгән. Арча районында  - 50905 т, Балтачлылар – 50133 т әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International