Марат Әхмәтов “Җиләкле алан” крестьян-фермерлык хуҗалыгының техник дәрәҗәсен югары бәяләде

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яшел Үзән районында Олы Яки авылында урнашкан Җиләкле аланкрестьян-фермерлык хуҗалыгында булды. Марат Әхмәтовны Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һәм “Җиләкле алан” крестьян-фермерлык хуҗалыгының җитәкчесе Илдар Ситдиков озатып йөрде.

Министр “Җиләкле алан” крестьян-фермерлык хуҗалыгының техник дәрәҗәсен югары бәяләде. Аның сүзләренә караганда, хуҗалык зур потенциалга ия, биредә җиләк үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә курслар оештыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

Хуҗалык эшчәнлеген 2012 елда башлавын билгеләп үтик. Беренче вакытта җиләкләр утыртылган мәйдан 2 гектар тәшкил иткән иде. Бүгенге көндә 7 гектар мәйданда 15 төрле сорт җиләк үсә.

“Җиләкле алан” крестьян-фермерлык хуҗалыгының төп максаты – көндәшлелеккә сәләтле продукт үстерү һәм Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Казан һәм ТР ның башка шәһәрләрендә сату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International