Савымны киметмәскә иде

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Биектау районында июль аеның кызу көннәрендә хуҗалык терлекчеләре һәм фермерлар алдында  савымның кимүенә юл куймау бурычы тора. “Татарстан”да, “Олы Битаман”да иң югары продуктлылыкка – һәр сыердан 16 килограммнан күбрәк сөт савуга ирешәләр. “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәтендә – 13,5, “Бөреле”дә һәм “Красная заря”да – 12 килограммнан күбрәк. Фермер хуҗалыклары арасында иң югары күрсәткеч Латыйповларда – һәр сыердан 18 килограмм.

Кышлату чорына азык әзерләү дәвам итә. Хәзер берьеллык үләннәрдән сенаж запасы тулыландырыла. Быел яшел үләннәр биек булып үсә алмады, шуңа күрә  аның һәр килограммы да исәптә. Район буенча сезонына 60 мең тоннадан күбрәк сенаж, 13 мең тоннадан күбрәк печән әзерләргә кирәк. Кайбер хуҗалыклар халык ихтыяҗлары өчен дә әзерлиләр. Болар – “Красная заря”, “Каенлык”, “Мирас”, “Агроторгстрой”, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International