Татарстанда 436632 т печән, 1039157 т сенаж әзерләнгән

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Агымдагы елның 3 июленә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 436632 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эш кызу темпта дәвам итә. Арча  районында – 22908 т, Тәтештә -  18985 т, Мамадыш районында  – 17500 т.

Кышка сенаж әзерләү эше дә дәвам итә. Әлеге терлек азыгы республика буенча 1039157 т әзерләнгән. Беречеләр рәтендә - Буа районы. Алар 59436 т сенаж әзерләгән. Арча районында  - 48205 т, Балтачлылар – 48086 т әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International