Эссе һава нәтиҗәсендә республикада саранча тарала башлады. Нурлат районында хәлләр әлләни куркыныч булмаса да Самара өлкәсе белән чиктәш торучы авыллар тирәсендә дә саранча күренгәли. Шул максаттан районда саранчаның таралуына юл куймау буенча оператив штаб оештырылды, саранча таралырга мөмкин булган бар территорияләрне тикшерү оештырыла һәр тәүлек саен мониторинг ясала һәм, әлбәттә инде, куркыныч бөҗәк очраган урыннар махсус препаратлар белән эшкәртелә, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.