Быел терлекләрне кышталып чыгу өчен республикада 3 млн тоннага якын азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Шуның өчтән бер өлеше күпьеллык үләннәрне беренчел чабуга туры килер дип фаразлана. Бүген инде республиканың күпчелек районнары күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләүгә керешкән. Буа, Аксубай районнары хуҗалыклары беренче 100 тонна терлек азыгы әзерләгән. Инвесторлар арасында “Агроинвест” терлек азыгы әзерләүне бик актив башлап җибәргән.“Беренчел чабуның оптималь вакытлары болай да кыска. Булган темпны сакларга кирәк, Сабантуйлар чорында эш темпының кимүенә юл куярга ярамый”, -дип ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район хакимиятләре башлыкларын, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләрен кисәтте. Ул бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә җиткерде. Киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.
Республиканың иң төньяк районнарның берсе булган Әтнәдә, мәсәлән, үсемлекләрнең вегетация чоры Идел, Кама аръягы районнарына караганда 10 көнгә соңрак башлана. Шуңа да карамастан, бүген Әтнә районы да җиң сызганып үлән җыюга керешкән. “Әтнәнең терлекчелектәге күрсәткечләре киләчәктә дә бөтен республикага үрнәк итеп куярлык булыр”, -дигән ышаныч белдерде Марат Әхмәтов. Азык сыйфаты терлекләрне үрчетү, аларның баш санын һәм продуктивлыгын саклауга тәэсир итүче төп фактор санала. Аграр министр хәзер әзерләнгән печәннең июнь ахырында әзерләнгән печәнгә караганда терлек өчен күпкә файдалырак булуын искәртте.
Марат Әхмәтов районнарда азык әзерләүдә катнашучыларны мораль һәм матди яктан кызыксындыру булырга тиеш, моның формалары төрле була ала, дип саный. Ул Аксубайдага тәҗрибәне башкаларга үрнәк итеп китерде. Оптималь вакытларда терлек азыгын әзерләү өчен махсус техниканың әзерлеге дә мөһим роль уйный.
Күпчелек хуҗалыклар сабан культуралары мәйданнарын тырмалау аша беркадәр дым саклау проблемасын хәл иткән. Марат Әхмәтов бу алымны алга таба да, бигрәк тә соң утыртылган шытымнарда дәвам итәргә кирәк, ди. Тырмалау вакытында берочтан берьеллык чүп үләннәре дә үтерелә. Министр сабан культураларын гербицитлар белән эшкәртү вакыты якынлашуын да искәртеп узды.
Татар-информ