Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов республиканың берничә предприятиесендә булды, аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
6 июльдә «Бөтенроссия кыр көне – 2017” форумы кысаларында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында берничә чара узды.
6 июльдә «Бөтенроссия кыр көне – 2017” форумы кысаларында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең Лаеш районындагы тәҗрибә кырларында «Яшел икътисад. Үсемлекчелек тармагын экологияләштерү перспективалары» конференциясе узды.