Чәчү белән генә бетми

2013 елның 21 мае, сишәмбе

Синоптиклар һава торышының игеннәр өчен уңайлы булачагын вәгъдә итсәләр дә, Ходай, сакланганны саклармын, дигән. Кырда яшел хәтфә булып җәйрәп ятучы игеннәрне вакытында тукландыру белән бергә, аларны корткычлардан һәм төрле авырулардан саклау чараларын вакытында күрү мөһим.

Авыл хуҗалыгы галимнәре әйтүенчә, хәтта Татарстан кебек җир эшкәртүне көндәлек игътибар үзәгендә тотучы республика кырларына да төрле корткычлар һәм үсемлек авырулары ел саен шактый зур матди зыян сала икән. Тамырлары бик тирәнгә киткән чүп үләннәр туфрак катламының уңдырышлылыгын киметеп кенә калмый,  ә үсеп утыра торган игеннәргә дә зур зыян сала. Галимнәр билчән тамырлары хәтта җиде метр тирәнлеккә төшәргә сәләтле булуын әйтә.  Кандала үләне, әрем һәм башка чүп үләннәрнең дә яшәргә сәләте арыш, бодай кебек культураларга караганда дистәләрчә тапкырга артык булуын раслый. Шуңа күрә аларга каршы даими көрәш алып бармаган хуҗалыклар мул уңыш алуга исәп тота да алмый инде. “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстандагы филиалы белгечләре дә шундый фикердә. Табигать шартлары чүп үләннәр, корткычлар өчен бигрәк тә уңайлы.  Чарасын вакытында күрмәсәң, тиз арада таралып китү мөмкинлеге зур. Чүп үләннәр арасында узган еллардан калганнары да, төрле чәчүлек орлыклары, һавадагы кошлар, җил һәм су белән безнең кырларга китерелгәннәре дә шактый, ди филиал җитәкчесе Таһир Һадиев. Шуңа да һәр хуҗалык үзенең мөмкинлекләреннән чыгып, корткыч бөҗәкләргә һәм үсемлек авыруларына каршы көрәш чаралары кулланырга бурычлы.

 Камил  Сәгъдәтшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International