Татарстанда мәйданнарның 95 % язгы чәчү эшләре башкарылган

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстанда мәйданнарның 95 %, яки 1706,1 мең га язгы чәчү эшләре башкарылган. Апас, Баулы, Буа, Спас һәм Нурлат районнары тулысынча язгы чәчү эшләрен тәмамлаган. ТРның калган районнары да язгы чәчү эшләрен төгәлләп килә.

Бер еллык үләннәрне чәчү эше 269,4 мең га (96%)  башкарылган. Бүгенгесе көндә бәрәңге  – 5,7 мең га (61%) мәйданда җир куенына кергән. Әлеге өлкәдә Түбән Кама – 86%, Тәтеш – 85%, Лаеш – 81% да башкарган. Кукуруз – 132,7 мең га  (69%) мәйданда чәчелгән. Шикәр чөгендере – 100% башкарылган. Шулай ук рапс – 77,3 мең га (64%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International