“Казан” агропромпаркы режим белән эшли башлады

2013 елның 18 мае, шимбә

“Казан” агропромпаркы режим белән эшли башлады. Агропромпарк дүшәмбе көннәрдә, шәһәрнең башка базарлары кебек үк, санитар көнгә ябылачак.

Ләкин көз җитүгә, дүшәмбе яртылаш кына ял көне булачак - әлеге көннең икенче яртысында монда сәүдә эше башланачак, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча цех эшли балар дип көтелә. Шуңа күрә җәй дәвамында, “Казан” агропромпаркы генераль директорының коммерцияле мәсьәләләр буенча урынбасары Равил Гатауллин хәбәр итүенчә, берничә оештыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Агропромпарк сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрдә иртәнге сигездән кичке җидегә кадәр, шимбә һәм якшәмбе иртәнге җидедән кичке алтыга кадәр эшләячәк.

Гадәттәгечә, шимбә көнне монда кимендә 8 мең кеше була. Равил Гатауллин фикеренчә, казанлыларны алдап булмый – алар агропромпаркка, арзан авыл хуҗалыгы продукциясен алу өчен килә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек икътисадчылары бәяләргә чагыштырма анализ ясаган. Казанның Чехов базары белән чагыштырганда, агропромпарктагы бәяләр түбән. 

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International