ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Министр эш сәфәрен Азнакай районыннан башлады. Марат Әхмәтов муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында, вертолеттан иген кырларындагы эш барышын карап узды һәм “Марс” хуҗалыгы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннар һәм хуҗалыкларга район үзәгеннән беркетелгән җаваплы җитәкчеләр белән очрашты. Шулай ук Марат Әхмәтов районда төзелеп килүче мега-ферма белән танышты, төзүчеләр белән эшлекле сөйләшү алып барды.
Төзүчеләр яңа технологияләр, уңайлыклар хакында сөйләгәндә ул: “Нинди генә яңа технологияләр булмасын, кеше факторы турында онытмаска кирәк. Иң беренче чиратта хезмәт кешесенең уңайлыклары турында кайгырту мөһим”, – диде. Мега-фермада быелдан башлап акрынлап савым сыерларның бер төркеме белән эшне башлап җибәрү планлаштырыла. Ул шулай ук гаилә фермаларына да игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады.
Чираттагы тукталыш Мөслим районында булды. Марат Әхмәтов кыр эшләренең барышы белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Басуларны вертолеттан карап әйләнгәннән соң Марат Әхмәтов аграр көллият биләмәләрендә тукталды. Биредә ул янәшә урнашкан көзге бодай һәм арпа җирләрен карады. «Яз явымлы килде, дисәк тә, туфракта дым чәчрәп тормый, - диде ул. – Билгеле, арпа тамыры дым артыннан аска китә. Шулада дым саклау чаралары күрү комачау итмәс».
Ул вертолеттан күргәннәре белән, аеруча «Нөркәй» агрофирмасы басуларыннан канәгать булуын әйтте. Аграр көллият басуларына да әйбәт бәя бирде.
Районда чәчү эшләре барлык мәйданнарның 84 % башкарылган. Үсемлекләрне чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүләр бара.
Сарман районында Марат Әхмәтов шулай ук «Россельхозцентр»ның район бүлекчәсенең яңа лабораториясе белән дә танышты һәм “ЭнергоХимСервис” җәмгыятенең спутник мониторингы системасының эшчәнлеге белән кызыксынды.
Оператив мәгълүматлар буенча Сарман районында язгы кыр эшләре 81% башкарылган. Арпа – 12,2 мең га, бодай – 23,1 мең га һәм борчак – 0,4 мең га да чәчелгән.