Апас районы игенчеләре Татарстанда беренчеләрдән булып язгы культураларны чәчү эшен төгәлләгән

2013 елның 17 мае, җомга

Апас районы игенчеләре Татарстанда беренчеләрдән булып, язгы культураларны чәчү эшен тәмамлаган. 17 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда чәчү эшләре мең 1587,3 га мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 88% тәшкил итә.

Быел Апас районы игенчеләре – чәчү эшләре буенча алдынгы. Баулы һәм Спас районнарында язгы культураларны 99%, ә Буа һәм Чүпрәле районнарында – 97%.

Бер еллык үләннәрне чәчү эше 259,4 мең га (93%)  башкарылган. Арпа 408,2 мең га (103%), бодай 489,1 мең га (95%) һәм борчак 62,9 мең га да (97%).

Район игенчеләре  бәрәңге утыртуны да дәвам итә. Бүгенгесе көндә  – 3,3 мең га (35%) мәйданда бәрәңге җир куенына кергән. Кукуруз – 88,1 мең га  (46%) мәйданда чәчелгән. Шикәр чөгендере – 54,1 мең га мәйданда (100%) башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International