Соңга калмаска!

2013 елның 17 мае, җомга

Арыш басуларын һәр хуҗалыкта тиз арада карап чыгарга кирәк, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Чүп үләннәргә каршы гербицидлар сиптерү өчен 4–5 көн вакыт бар. Аннан соң арыш көпшә җибәрә, ә көпшә эчендә башак формалаша, бу вакытта гербицид куллану уңышка зарар салачак.

“Мәрҗани” ширкәтенең баш агрономы Фәнис Галәветдиновның тәҗрибәсе зур, тәҗрибәле белгеч. Ул инде кайсы басуны чүп үләннәргә каршы эшкәртергә кирәклеген билгеләп куйган. Әйбәт чыккан, үсемлекләр куе басуларда чүп үләннәр болай да үсә алмый, аларны эшкәртәсе юк. Ә менә үсемлекләр сирәгрәк урында ак чәчәк, билчән, солыча, тавык тарысы, эт эчәгесе, тычкан тарысы басып китү куркынычы бар.

Бездә ике агрегат арыш җирләренә гербицид сиптерә, — ди баш агроном. — Рамил Ибраһимов “Роса” агрегаты белән тукландыруда бик яхшы эшләде, хәзер әнә гербицид сиптерәләр”.

Кукуруз чәчү  мәйданы быел исә киметелгән. Күбрәк бөртекле культуралар, азык катнашмалары чәчәчәкләр.

Район хуҗалыкларында 40 сиптергеч бар. Аларның күбесе комиссия тарафыннан кабул ителде, калганнарының кимчелекләрен ачыклап, агротехник таләпләргә туры китерү буенча тәкъдимнәр әйтелде. Төп таләп — очлыкларның барысы да тиешле дозаларда сибәргә тиеш. Артык сипсә үсемлекләр көя, ким булса файда бирми.

Агу–химикатлар белән эшкәртү алдыннан халыкны, бигрәк тә умартачыларны кисәтү мәҗбүри. Эшләгән кешеләрнең дә куркынычсызлыгын тәэмин итү шарт.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Татарстан” ширкәтендә 500 гектарда чәчүлекләр шытымнар барлыкка килгәнче тырмаланды, 1000 гектарда чүп үләннәргә каршы эшкәртелде. “Мәрҗани” ширкәтендә 2696 гектарда эшкәртү үткәрелде, - дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International