Теләче районының җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте, темп артыннан кумаса да, эшне җайга салу, сыйфатлы итеп башкару ягыннан башкаларга үрнәк булырдай. “Быелгы язның килеше начар булды дип әйтеп булмый, – диде безгә ширкәтнең баш агрономы Искәндәр Шакиров. – Эшне тиешенчә башкарганда, агротехник һәм башка таләпләр үтәлгән очракта киләчәккә дә өметләр зурдан.”
“Игенче” ширкәте белгечләре һәм механизаторлары белән башкарылган эш, чәчеләсе басулар хакында сүз кузгатсаң, уенын-чынын бергә кушып: “Безнең кырларның бер чиге Теләчегә, икенчесе Саба районына барып тоташа.” – диләр. Сөрүлек, чәчүлек җирләре шактый бу хуҗалыкның. Сөрүлек җирләренең барлык мәйданы 3753 гектар. Шуның 385 гектары пар җирләре. Барлык чәчүлек мәйданы 3368 гектар. Кибәхуҗалылар шуның 1595 гектарына бөртекле культуралар чәчүне планлаштырганнар. Ә терлек азыгы культуралары 1678 гектар мәйданда игеләчәк. Шуның 95 гектары техник культура – рапс чәчәчәкләр. Эш күләме күп булуга карамастан, “Игенче” ширкәтендә язгы чәчүне шомырт салкыннары башланганчы төгәлләргә тырышалар. Ширкәттә шул ук вакытта иген чәчелгән басуларга ашлама да кертеп баралар. Атна башында чүчү эшенең 80% ы тәмамланган иде.
Эш бер генә сменада да оештырылса да, бүген алар финишка йөз тотып, алга ыргылып эшлиләр, - дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.