Тукай районында “Якын киләчәккә игенчелектә кичектергесез бурычлар. 2022 ел уңышы өчен орлыклар салу, көзге культуралар чәчү эшләрен оештыру” темасына зона семинары узды. Ул чәчү орлыкларын әзерләү, көзге культураларны агулау, туфрак эшкәртү мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, республиканың 15 районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, агрономнар, игенчелек өлкәсе белгечләре, Татарстанның көнчыгыш районнарыннан авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Семинарның пленар утырышы Мәрәс авылында «Сәйдәш исемендәге АХП» ҖЧҖендә оештырылды. Семинарда катнашучылар әлеге хуҗалыкның тәҗрибә участогында булдылар, бөртекле культураларның торышы, аларның үсеш үзенчәлекләре белән таныштылар.
Көзге чәчүгә әзерлек алдыннан бөртеклеләрнең нинди сортларына өстенлек бирү һәм нинди агроматериаллар куллану турында сөйләштеләр. Семинарда шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы ярдәмендә туфракны эшкәртү үзенчәлекләрен дә күрсәттеләр.