16 майга алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда чәчү эшләре 1523,3 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 85% тәшкил итә. Язгы бөртекле культуралар 1026,7 мең га, яки фразланганның 95% алып тора. Шулай ук бер еллык үләннәрне чәчү эше 253,7 мең га (91%) башкарылган. Арпа 406,7 мең га (100%), бодай 471,0 мең га (91%) һәм борчак 62,3 мең га да (96%).
Район игенчеләре бәрәңге утыртуны да дәвам итә. Бүгенгесе көндә – 2,4 мең га (26%) мәйданда бәрәңге җир куенына кергән. Кукуруз – 68,3 мең га (35%) мәйданда чәчелгән. Шикәр чөгендере – 52,8 мең га мәйданда (98%) башкарылган.