Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре кабат эшли башлый

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

14 августтан  Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Продуктларны отышлы бәядән Әхмәтшин урамындагы «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә сатып алырга мөмкин булачак. Биредә Тукай районының җиләк-җимеш продукциясе сатылачак.

Ярминкәләр  шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8:00 сәгатьтән  17 сәгатькә кадәр 11 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

11 сентябрьдән төп ярминкәләр башлана, аларда шәһәр халкына һәм кунакларына үз продукцияләрен тәкъдим  итә  торган районнар составы киңәйтеләчәк. Узган ел автошәһәрдә 27 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән иде, аларга 436 тоннадан артык продукция китерелгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда түбән бәяләр белән  беренче яшелчә ярминкәсен 24 июльдә үк ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International