Кайбыч районында кооперация үсешенең мөмкинлекләрен билгеләделәр

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Компетенцияләр үзәге белгечләре Кайбыч районының ресурс куәтенә анализ ясадылар. Терлекчелек продукциясен җитештерү, хезмәт ресурслары, машина-трактор белән тәэмин ителеш һәм җир ресурслары мөмкинлекләре билгеләнде. Кооперацияне үстерү рейтингында беренче позицияләрне Чүти, Олы Кайбыч, Мәлки, Олы Подберезье һәм Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре алды.

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге" ДБУ тарафыннан оештырылган «Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атнасы» семинар-киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

Үткәрелгән анализдан шул ачыкланды, иң эре сөт җыючы буларак, «Кайбыч сөте» ҖЧҖ билгеләнде, ул көн саен 16 тонна сөт кабул итә, суыта һәм аны алга таба эшкәртү өчен «Азбука сыра» (Мамадыш шәһәре) ҖЧҖенә озата.

Үзләрендә сөт эшкәртүне булдыру максатларында районга «Кайбыч сөте» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы кооперативын теркәргә тәкъдим ителде. Эшкәртү өчен чимал буларак, фермер хуҗалыкларының сөтен кулланырга кирәк булачак, алар авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы әгъзалары булып торачаклар һәм кооперациягә шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләрен кертәчәкләр.

Район җитәкчелегенә шулай ук ит эшкәртү буенча ике кооперативның эшчәнлеген җайга салырга, «Кошчылык» һәм «Җиләк-җимеш үсемлекләре һәм интенсив бакчалар» юнәлешләре буенча фермер хуҗалыклары булдыру эшен көчәйтергә, шулай ук яшелчәләрне тирән эшкәртү буенча «Союз Агро» авыл хуҗалыгы сәүдә-тәэмин итү кооперативын үстерүгә бөтен көчне куярга, җитештерелә торган продукция күләмен, шул исәптән кооперативка яңа әгъзалар кабул итү юлы белән, арттырырга тәкъдим ителде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яңа авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы базасында сөт җыю һәм эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү белән кызыксынуын белдерде. Предприятие халыктан һәм КФХдан сатып алына торган сөтне яхшы бәядән сатып алачак. Район шулай ук күркә үрчетү юнәлеше буенча кошчылыкны үстерү белән дә кызыксына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International