Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республика районнарының һәм шәһәрләренең барлык дәүләт ветеринария учреждениеләрендә язгы эпизоотиягә каршы чаралар оештырылды.
Ветеринария белгечләре хуҗалыклардагы йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцинация үткәрү өчен торак пунктларга чыгалар.
Хайваннарның котыру авыруын профилактикалау халык өчен БУШЛАЙ башкарыла!
2015 ел белән чагыштырганда, республикада хайваннарның котыру очракларын теркәү 8,5 тапкыр кимегән.
Ел саен түбәндәге чаралар үткәрелә:
-барлык авыл хуҗалыгы хайваннарын вакцинацияләү;
-мәчеләрне һәм этләрне мөмкин кадәр күбрәк вакцинацияләү;
-күп санда бала тудыра торган кыргый хайваннарны "Рабивак» ораль вакцинасы белән иммунизацияләү (2021 елга план - 1800 мең доза);
-күп санда бала тудыра торган кыргый хайваннар санын җайга салу буенча чаралар үткәрү(төлкеләрне ату);
-профилактика чаралары буенча халык арасында аңлату эшләре алып бару.
Ярдәм сорап, белгечләргә түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе
Адрес:Казан шәһәре, Шуртыгин ур.,4,
Телефон:8(843)272-63-92
Казан районнарының дәүләт ветеринария клиникалары
Республика дәүләт ветеринария берләшмәләре