Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Азык-төлекне һәм башка товарларны республиканың Нурлат, Саба, Аксубай, Сарман, Мөслим, Актаныш, Зеленодольск, Түбән Кама, Минзәлә, Апас, Алексеевск, Әтнә, Чүпрәле, Тәтеш, Питрәч, Яңа Чишмә, Спас, Әлки һәм Мамадыш районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларга, авыл халкы гына түгел, шулай ук шәһәр да халкы яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.
Иртәнге сәгать алтыга барлык сәүдә мәйданчыклар сатып алучылар белән тулган иде инде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләр бик теләп йөри һәм мондый ярминкәләр социаль әһәмияткә ия. Биредә кулай бәяләрдән ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, шикәр комы, он һ.б. сатып алырга мөмкин. Хәләл продукция дә бар иде.
Ярминкәләрне министр урынбасарлары, җитәкчелеге, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык хезмәткәрләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аның бәяләре белән таныштылар. Барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.
Сатып алучыларның күбесе сумкаларын азык-төлек белән тутырып кайтып киттеләр һәм ярминкәләрне оештыручыларга ихластан рәхмәт белдерделәр. Фермерлар да үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде. “Халык өчен нинди дә булса яхшылык эшли алуыңны белү - бик мөһим”, - диләр оештыручылар, алар иртә таңнан мәйданчыкларда фермерларны каршы алалар, палаткалар урнаштыралар, бәяләр куялар һәм башка оештыру мәсьәләләрен хәл итәләр. Ярминкәләр оештыру мәшәкатьле эш. Шуңа да карамастан, мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше алга таба да дәвам итәчәк.
Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!