Марат Җәббаров эш сәфәре белән Апас районында булды

2021 елның 12 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Апас районында булды, анда ул «Ува-Молоко» ҖЧҖ сөт эшкәртү заводын карады.

Элеккеге сөт комбинатын Удмуртия Республикасыннан «Ува-Молоко» ҖЧҖ инвесторы сатып алган, хәзер биредә ябык Апас сөт комбинатын торгызу эшләре бара. Министрга бинаны ремонтлау 2020 елның гыйнварында башлануы һәм сентябрьдә үк җайланмалар урнаштыра башлаулары турында сөйләделәр. Агымдагы елда сөт җыя башлау, әлеге объектның җитештерү өлешен дә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Эшкәртү куәте тәүлеккә 450 тоннага кадәр булачак. «Апас сөт комбинаты» проекты тәүлеккә 40 тоннага кадәр ярымкаты сырлар һәм 23 тоннага кадәр эремчек җитештерүне күздә тота. Бу – елга 12,6 мең тонна әзер продукция. Предприятиедә сөт продукциясеннән: эремчек, сырлар (голландский, пошехонский, костромской, гауда, моцарелла, рокфор, Российский, крем-сыр, эретелгән сырлар) чыгару планлаштырыла. Биредә 80 эш урыны булдырылачак. "Ува-молоко" ҖЧҖ инвесторы шулай ук 2022 елда 500 башка исәпләнгән үз сөт-товар комплексын төзи башлауны планлаштыра.

 Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча Апас районы Советы утырышында катнашты.

Район урып-җыю кампаниясен 103 мең тонна бөртеклеләр  җыеп төгәлләгән, 107 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, 1460 тонна рапс алынган. 2020 елда апаслылар авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү программаларына актив кушылдылар. Барлык категория хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны 16823 баш тәшкил итә, шул исәптән 4992 баш - савым сыерлары. 23348 тонна сөт һәм 2037 тонна ит җитештерелгән.

 «Киләчәккә планда - «Ибраһимов һәм К» АХП» ҖЧҖендә мөгезле эре терлекләр өчен 400әр башка исәпләнгән  2 комплекс төзү һәм инвесторларга тапшыру, шулай ук буш тора торган терлекчелек фермаларын реконструкцияләү. Бүгенге көндә инвесторлар тарафыннан Сатмыш һәм Әҗем авылларында авыл хуҗалыгы объектлары сатып алынды һәм ремонт эшләре планлаштырыла», - дип хәбәр итте Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов.

Район 2021 ел ахырына савым сыерларының баш санын арттыру һәм 3-5 ел дәвамында савымны тәүлеккә 100 тоннага җиткерү бурычын куя.

 «Бу максаттан без терлекләрнең баш санын арттырып кына калмыйча, тәүлеклек савымны җитди арттыру өчен аларны  баланслы азык белән дә тәэмин итәргә тиеш. Кукмара районының бу яктан алдынгы тәҗрибәсе буенча без хуҗалыкларда азык әзерләү үзәкләрен куярга ниятлибез. Бу яңалыкны гамәлгә кертү буенча беренче тәҗрибәле предприятие «Табар» АХП» ҖЧҖ булачак, аның территориясендә бу үзәк агымдагы елның мартында эшли башлаячак. Бөтен тырышлыкны куеп, бу ел ахырына район буенча 24000 тонна сөт һәм 2100 тонна ит алу планлаштырыла», - диде Равил Хисаметдинов.

Чара дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International