Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы студентлар Советының форсайт-сессиясе узды.
«Министрлык исеменнән сезгә «ТатАгроЭкспо» өченче махсуслаштырылган күргәзмәсендә актив катнашуыгыз һәм студентларны агросәнәгать өлкәсенә актив җәлеп итүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Минемчә, нәкъ менә шундый мәйданчыкларда яшьләр реаль эш бирүчеләр белән очраша яки практика узу һәм киләчәк эш урыны белән таныша ала», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшләр идарәчесе Илья Спиридонов.
Чара талантлы яшьләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә, аларны авыл территорияләрен үстерү буенча бизнес-проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Шулай итеп, бу очрашуда Министрлык каршындагы Студентлар советы вәкилләре аграр югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар һәм абитуриентлар, потенциаль партнерлар белән эшләү турында һәм АПК тармагында уку йортлары арасында үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте эшчәнлегенә аның рәисе Алла Абросимова кушылдырды. Ул студентлар бергәлеген авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү идеясе тирәсендә берләшергә тәкъдим итте.
Чара кысаларында республиканың аграр югары уку йортлары мөгаллимнәре, студентлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары башка актуаль темалар буенча да фикер алыштылар, сораулар бирделәр, проблемалар турында әйттеләр һәм аларны хәл итү юлларын эзләделәр.