Кукмара районында мегаферма ачылды

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Кукмара районының «Рассвет» агрофирмасының авыл хуҗалыгы кооперативында 1500 баш савым сыерга исәпләнгән яңа мегаферманың беренче корпусын эшләтеп җибәрделәр. Проектка инвестицияләрнең гомуми суммасы 930 млн. сум тәшкил итте.

Җитештерүдә «Делаваль» фирмасының эшне ресурсларны саклый торган технологияләр буенча бердәм технологик  режимда алып барырга мөмкинлек бирә торган заманча җайланмалар кулланыла. Мегаферма заманча саву заллары, «Параллель» сөт саву блогы, бозаулату бүлеге һәм авыру хайваннар өчен изолятор көйләнгән. Ашату һәм эчерү процессларының автоматлаштырылган булуы, микроклиматның уңайлы системасы энергоресурсларны һәм терлек азыгын да, шулай ук хезмәт ресурсларын да нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә.

«Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов мегаферма төзелешенең өч этапта барачагын һәм 2022 елга төгәлләнәчәген билгеләп үтте. Өч корпус 16 гектар мәйданны били.

“Әлеге проектны гамәлгә ашыру “Рассвет” агрофирмасы АХҖКында сөт сату җитештерү күләмен елына 16 мең тоннага (көнгә 45 тоннага) кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, – дип сөйләде Кукмара районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илһам Ганиев.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, хәзерге вакытта «Рассвет» агрофирмасында 1100 баш савым сыеры бар. Яңа ферма булу сыерлар санын тагын 500 башка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International