21 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматында Икътисад институтының Ачык ишекләр көнен үткәрә.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән дистанцион рәвештә очраша, уку юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда укырга кабул итү үзенчәлекләре турында белә алалар. Укып бетергәннән соң авылга эшкә кайтырга теләүче яшьләр максатчан уку программалары һәм студентлар һәм югары уку йортын тәмамлаучылар өчен башка дәүләт ярдәме чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйлиячәк.
Чараларда катнашу өчен «Zoom» кушымтасы аша “Казан дәүләт аграр университетына укырга керү мәсьәләләре буенча” конференциясенә кушылырга кирәк.
Идентификатор 459 772 9499, керү коды 985632