Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра: шәһәр халкы ярминкәләрдә 500 тоннадан артык шикәр, 700 тоннадан артык ит һәм 2,8 млн тавык йомыркасы сатып алган инде

2020 елның 13 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 14 ноябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.

 Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Зеленодольск районында үткәрелгән 9 көзге ярминкә нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аларга 752,4 млн сумлык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәрлеләр 730 тонна ит, 175,6 тонна үлчәүле сөт, 2,8 млн тавык йомыркасы, 363,6 тонна он һәм 500,2 мең тонна шикәр комы, 21,6 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алганнар.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 12 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Ассортимент төрле мәйданчыкларда төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелә.

 

 Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уза:

– Авиатөзелеш районы: Ленинград ур., 27 (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур., 7 йорт янында;

Вахитов районы: Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;

Киров районы: Кызыл Кокшай ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур., 20;

Яңа Савин районы: Хөсәен Ямашев пр., 71а (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта); Лаврентьев ур.,  10 (чатыр корылган мәйданчык);

– Идел буе районы: Р. Зорге ур., 66, корп. 1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур., 72 (чатыр корылган мәйданчык);

Совет районы: Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 ((чатыр корылган мәйданчык һәм “Дәрвиш” базары территориясендәге мәйданчык);

Мәскәү районы: Ш.Усманов ур., 1 (Энергетиклар  һәм Ш.Усманову урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);

Зеленодольск районы: Яңа Тура һәм Осиново поселокларында: («Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы янында);

Юдино  поселогында (Революция ур., 12)

  • Чаллыда: Г.Тукай ур., 16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр., (Ипподром территориясендәге мәйданчык);

Түбән Камада: Вокзал ур., 2 («Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур., 1 («Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).

 Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International