Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия яңалыклары» иҗтимагый мәгълүмат агентлыгы (ОИА) һәм «Россиянең икътисадый сәясәте» журналы редакциясе тарафыннан «Россия төбәкләре яңалыклары» РИА – төбәк яңалыклары агентлыгы порталында https://regioninformburo.ru/ «2020-2021 елларга Россия Федерациясе субъектларын үстерү буенча стратегик программаларның Бөтенроссия яңалыклар реестры» булдырылды.
Портал халыкка Россия төбәкләрендә барлык тармакларда һәм аларның тормыш эшчәнлеге өлкәләрендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәр Россия Федерациясе төбәкләре үсешенең дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы Указында билгеләнгән тенденцияләре турында мәгълүмат бирү өчен булдырылган.
Әлеге түләүсез мәгълүмат ресурсы россиялеләр өчен территорияләрнең социаль-икътисадый һәм инвестицион үсеше, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәяләр билгеләү стратегияләрен эшләү, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын, торак төзелешен һәм шәһәр төзелешен үстерү, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, АПК һәм ТКХ системасын камилләштерү, экологик иминлек һәм Россия Федерациясе халкын социаль яклау өлкәләрендә төбәк һәм муниципаль дәүләт идарә органнары, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар башкара торган чаралар турындагы мәгълүматны оператив урнаштыру максатында төзелгән.