Авыл хуҗалыгы ярминкәләре:кулай бәяләр һәм һәр сатып алучыга игътибарлы мөнәсәбәт

2020 елның 17 октябре, шимбә

Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Арча, Кукмара, Балтач, Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Лаеш, Апас районнарыннан фермерлар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге(Татпотребсоюз), «Ак Барс» кошчылык комплексы, Казан тегермәне, Буа шикәре, «Залесный» агрофирмасы һәм «Майский» теплица комбинаты үз товарларын алып килгәннәр иде. Барлык продукция дә югары сыйфатлы һәм бәяләре сәүдә челтәрләренә караганда түбәнрәк.

Ярминкәләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре тикшереп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аның бәяләре белән таныштылар. Барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.

Сатып алучылар, ярминкәләрнең җирле җитештерелгән экологик чиста фермер продукциясен сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек кенә түгел, ә концерт программасы һәм һәр сатып алучыга карата ихлас һәм игътибарлы мөнәсәбәт белән чын бәйрәм булуын да билгеләп үттеләр. Иң кыюлары министрга рәхмәт сүзләрен җиткерергә, хәтта кунакка чакырырга да өлгерделәр. Әйтергә кирәк, көн салкынча булды, шуңа күрә һәр мәйданда пенсионерларны пироглар һәм конфетлар белән традицион кайнар чәй көтә иде.

Сатып алучылар арасында оештыручыларга сораулар һәм проблемалар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, бер мәйданчыкта ашлыкны тиз алып бетергәннәр, шуңа күрә иртәнге 7дән соң килгән сатып алучыларга, аны броньлап, башка мәйданчыклардан алырга тәкъдим ителгән. Шулай ук теләгән кеше киләсе атнага кирәкле товарга заявка калдыра ала иде.

Сатып алучылар, ярминкәләрне оештыручыларга җылы рәхмәт сүзләре әйтеп, азык-төлек белән сумкаларын тутырып, бик канәгать булып кайтып киттеләр. Фермерлар да үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде. “Эшләгән эшең өчен рәхмәт сүзләрен ишетү, әлбәттә, күңелле”, - диләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, алар мәйданчыкта инде төннән бирле инде, фермерларны каршы алалар, палаткаларны урнаштыралар, бәяләр куярга булышалар һәм бүтән эшләрне башкаралар.

Ярминкәләр оештыру зур хезмәт таләп итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларны үткәрүгә зур җаваплылык белән карыйлар һәм мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру алга таба да дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!Ә кирәкле товарга заявкаларны, тәкъдимнәрне һәм шикаятьләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефоны (8-800-444-16-70) буенча бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International