Татарстанда АПК оешмаларын техниканы кышкы саклауга куюларын һәм МТПларның авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерлеген тикшерәчәкләр

2020 елның 16 октябре, җомга

9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр республикада техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар старт ала. Мондый тикшерүләр республиканың барлык районнарында узачак.

Комиссия составына Министрлык белгечләре, район идарәләре башлыклары һәм белгечләре, республика районнарында Дәүләт техника күзәтчелеге идарәләре инспекторлары керә.

Чараның максаты - авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын тәэмин итү һәм аны сыйфатлы саклауга кую, 2021 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру.

Тикшерү барышында ашлык җыю, азык җыю комбайннарының,азык әзерләү техникасының, чәчүлекләрнең, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы, алып куелган частьләрне һәм детальләрне саклау, ремонтны оештыру, шулай ук хезмәтне саклау һәм түләү шартлары бәяләнә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы техникасын ябык биналарда яки өсте ябык урыннарда сакларга кирәк, дип искәртә. Аскуйма белән җиһазланган ачык мәйданчыкларда саклау складта саклауны таләп итә торган состав өлешләрен консервацияләү, герметизацияләү һәм алып кую буенча эшләр башкарылырга тиеш булганда гына рөхсәт ителә.

15 октябрьдә Арча районының "Казанка АФ" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм көзге-кышкы чорда ремонтлауны оештыру буенча семинар-киңәшмә узды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International