Татарстан предприятиеләре Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы конкурсында алтын медальләргә ия булдылар

2020 елның 16 октябре, җомга

«Алтын көз – 2020» 22 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән "Нәселле һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен" конкурсында җиңүчеләр билгеле булды.

Конкурс авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлеген үстерүгә һәм пропагандалауга ярдәм итү, тәҗрибә уртаклашу, терлекчелек өлкәсендә эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә квалификацияле яшь кадрлар җәлеп итү максатларында уздырылды.

Нәселле һәм товар терлекчелеге конкурсы читтән торып узды, анда илдә сөт һәм ит юнәлешләре буенча үрчетелә торган төп мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, сарыклар, атлар, җәнлекләр, кош-корт, балыклар һ.б.лар тәкъдим ителде.

 Россия Федерациясенең нәселле һәм товар терлекчелеген үстерүдә иң яхшы күрсәткечләр конкурсында авыл хуҗалыгы хайваннарының күп төрләрен  һәм токымнарын тәкъдим иткән Татарстан оешмалары катнашты. Конкурсның төп критерийлары кысаларында комиссия күргәзмәдә катнашучы предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән заявкаларны, нәсел һәм товар терлекчелеген үстерү күрсәткечләре турында белешмә материалларны карады, экспозициягә куелган  хайваннарның индивидуаль сыйфатын 10 баллы система буенча комплекслы бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның 6 оешмасы дипломнар һәм алтын медальләр белән бүләкләнде, болар: «Сөт терлекчелеге» номинациясендә - “Ленин ис. Нәсел заводы” АХҖК һәм «Урал» АХҖК; «Сарыкчылык» номинациясендә - «Кармалы» агрофирмасы» ҖЧҖ; «Атчылык» номинациясендә - «Гиниятуллин С.Ш. ис. Племрепродуктор» ҖЧҖ; «Дуңгызчылык» номинациясендә - «Камский бекон» ҖЧҖ; «Авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру оешмалары» номинациясендә - «Элита баш нәсел предприятиесе» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International