Ярышлар Үзәк стадионда узды. Ярышларда катнашучыларга көч биреп торырга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков та килгән иде.
Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату секторының әйдәүче киңәшчесе Гөлия Хәсәнова, инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече Асыл Дәүләтшина, эш башкару һәм контроль бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече Алсу Гайнетдинова, игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече Регина Хөсәенова, юридик бүлек башлыгы Илнур Гыйниятуллин, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенең әйдәп баручы белгече Алмаз Галимҗанов составындагы Команда, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенең әйдәүче белгече Алмаз Айнетдинов, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече Азат Шәйдуллов составындпагы команда җиңел атлетика буенча ярышларда лаеклы чыгыш ясады.
Киеренке күнекмәләр, характер ныклыгы һәм җанатарларның ярдәме спортчыларга бердәм команда булып чыгыш ясарга ярдәм итте.Ярышлар Үзәк стадионда узды. Ярышларда катнашучыларга көч биреп торырга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков та килгән иде.