Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән «Контроль сәгате» форматында игенчелекне үстерү планнары буенча фикер алышты

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Ак Барс» холдинг компаниясе, «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Сервис Агро» ҖЧҖ инвесторлары белән киңәшмә уздырды. «Контроль сәгате» форматында узган киңәшмә эшендә шулай ук предприятиеләр үз эшчәнлекләрен башкара торган районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.

«Ак Барс» ХК генераль директоры урынбасары Камил Галиев чыгышыннан күренгәнчә, агрохолдингның сөрүлек мәйданнары 271,5 мең гектар тәшкил итә. 2021 елда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең мәйданын быелгы 139,6 мең гектардан 154,7 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла.

Шулай ук 11 630 га мәйданда (пардан 55%) сидераль культуралар чәчү, орлык материалын яңарту (2500 тонна), 7860 га күпьеллык үләннәр (барлык мәйданнан 20%) чәчү, 10897 га мәйданда әче туфракны известьлау (әче туфраклы мәйданның 14%ы), бер гектарга 60,1 кг исәбеннән минераль ашламалар кертү, 2 стационар эретмә җайланмасын төзү, 797 247 тонна ашлык җитештерү (уңдырышлылыкны гектардан 32,5 центнерга җиткереп(+1,7 ц/га) планлаштырыла.

«Агро-Основа» агрофирмасы инвесторы Минсәгыйрь Нуртдинов хәбәр итүенчә, Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы предприятиесенең 25,7 мең га сөрүлек җире бар. Предприятие 2021 елда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең мәйданын 8957 гектардан 9823 гектарга кадәр арттырырга, шул ук вакытта техник культуралар чәчүлекләрен 2020 елдагы 1898 гектардан 2021 елга 1869 гектарга калдырырга, көнбагыш чәчүлекләрен 600 гектардан 800 гектарга кадәр арттырырга уйлый.

Предприятие директоры Илдар Гарифуллин билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесе 2000 га мәйданда сидераль культуралар чәчүне (парның 44%ы),орлык материалын яңартуны(90%), 1200 гектарда күпьеллык үләннәр чәчүне (28%ы), 1000 гектарда әче туфракны известьлауны, (әче туфрак мәйданыннан 4,7%), үзйөрешле сиптергечләр, 1 чәчү комплексы сатып алуны, бер гектарга 40 кг исәбеннән минераль ашламалар кертүне, стационар эретмә җайланмасын төзүне һәм 30255 тонна ашлык җитештерүне (уңдырышлылыкны гектардан 30,8 центнерга җиткереп (+0,4) планлаштыра.

"Кырлай" агрофирмасы" ҖЧҖ генераль директоры Марат Кәримов хәбәр итүенчә, «Сервис-Агро» предприятиесе тарафыннан Арча районында 24,9 мең га сөрүлек җирләре эшкәртелә. Предприятие бөртекле культуралар мәйданын киметергә һәм көзге рыжик чәчүлекләрен 100дән 400 гектарга кадәр, рапсны 1252дән 1300 гектарга кадәр, җитенне 12дән 200 гектарга кадәр арттырырга, ә бөртеклеләрне үстергәндә уҗым культураларына күбрәк басым ясарга уйлый.

«Сервис-Агро» ҖЧҖ җитәкчесе Нәсимә Хатыйбуллина хәбәр итүенчә, 812 га (пардан 41%) сидераль культуралар чәчү, орлык материалын яңарту (198 тонна), 972 га мәйданда күпьеллык үләннәр чәчү, 1487 га (әче туфраклы мәйданнан 23,3%) җирне известьлау, гектарга 101 кг исәбеннән минераль ашламалар сатып алу һәм 106 905 тонна ашлык җитештерү (уңдырышлылыкны гектардан 44,9 центнерга җиткереп (2020 елга карата (±1,2) планлаштырыла.

Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисадый күрсәткечләре анализланды.

Инвесторлар белән бүгенге очрашу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстанда эшләүче инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән «Контроль сәгате» форматындагы киңәшмәләре сериясендә икенче булды. Мондый хезмәттәшлек форматы районнарда килеп туган вәзгыять турында оператив мәгълүмат алмашырга, хәл ителергә тиешле проблемалы мәсьәләләрне ачыкларга һәм тармак үсешенең өстенлекләрен аграрийларга җиткерергә мөмкинлек бирә. Министрлык агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын эшләгәндә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International