Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комбайнчылар арасында Татарстан Республикасы Президенты грантына республика конкурсын уздыру турында искә төшерә. Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә - 140тан 230 ат көченә кадәр, икенчесенә – 230дан 290 ат көченә кадәр, өченчесенә - 300дән 326 ат көченә, дүртенчесенә 351дән 530 ат көченә кадәр керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.
Беренче төркем буенча Арча һәм Чүпрәле районнары комбайнчылары – «Тукай» ҖЧҖеннән Рәдиф Сәфәров, «Низамов А.А.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Алмаз Низамов һәм Фәнис Шәйхаттаров алда бара.
Икенче төркемдә лидерлар өчлегендә Әлки һәм Баулы районнары комбайнчылары - «Восток Зернопродукт» АҖеннән Рәфис Насыйбуллин һәм Рамил Садыйков, «Бәкер» КФХсыннан Рәсим Хәбибуллин.
Өченче төркемдә Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» КФХ комбайнчылары - Рәфис Нямаев, Ришат Гафуров һәм Илгиз Әндәрҗанов.
Соңгы төркемдә Балык Бистәсе, Зәй һәм Әлки районнары комбайнчылары: Петр Щербаков - «Логос» ҖЧҖ, Илдус Фәтхуллин - «Агрокөч» АҖ һәм Рәниф Гатин - «Восток Зернопродукт» АҖ.
Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барыла, аның белешмәләренән күренгәнчә, бүгенге көндә конкурста 1284 комбайн – иген суктыруда һәм 135 чаптыруда катнаша.