Татарстан аграрийлары рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыюга керештеләр

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

37 район игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Финиш сызыгына Балык Бистәсе, Азнакай, Әлмәт, Мамадыш, Лаеш һәм Менделеевск районнары чыкты. Бүгенге көнгә республика буенча 1502,8 мең га мәйданда ашлык суктырылган, 5310,2 мең тонна җыелган, уртача уңыш-35,3 ц/га.

Татарстанда рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыя башладылар. Бүгенге көнгә 40 район рапс җыюга керешкән, 81,8 мең га мәйданда Буа, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре аны җыюны төгәлләгәннәр инде. Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнары тәмамлап киләләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, шикәр чөгендерен җыюга 10 район -Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары керешкән. Бүгенге көндә культура 13308 га мәйданнан алынган (фаразга карата 27%), 550,7 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңыш – 413,8 ц/га.

Бәрәңге җыюга 12 район керешкән - Әгерҗе, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба һәм Тукай районнары. Ул 1578 га мәйданнан (39%) җыеп алынган, 45590 тонна җыелган, уртача уңыш - 289 ц/га.

Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, туфрак эшкәртү 1058,5 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразга карата 59% тәшкил итә, шул исәптән 541,2 мең га тирәнтен эшкәртелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International