Татарстанның шикәр заводлары яңа чөгендер уңышыннан 33 778 тонна шикәр әзерләделәр

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Республикада шикәр чөгендерен җыю август ахырында башланды. Шикәр заводлары 2020 ел уңышын кабул итә һәм эшкәртә башладылар.

«Буа шикәре» һәм «Зәй шикәре» шикәр заводлары мәйданнарына 250 679 тонна чөгендер ташылган. Предприятиеләр тәүлеклеккә 13 756 тонна чимал эшкәртә башладылар. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, сезон башыннан Татарстанның шикәр заводлары тарафыннан 346 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителгән, 250 679 тонна эшкәртелгән, 33 778 тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы - 15,9%

Зәй шикәр заводы тәүлек саен 7 982 тонна татлы тамыр эшкәртә. Бүгенге көндә биредә 234 402 тонна чөгендер эшкәртелгән.

12 сентябрьдән Буа шикәр заводы да татлы тамырның яңа уңышыннан шикәр җитештерә башлады. Тәүлеклек эшкәртү куәте - 5 774 тонна, сезон башланганнан бирле 16 277 тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән.

 Бүгенге көндә татлы тамырны Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Зәй, Тукай, Сарман, Түбән Кама, Минзәлә һәм Бөгелмә районнарында җыялар, басуларда 465 комбайн эшли.

Быел шикәр чөгендере өчен барлыгы 49 мең гектардан артык мәйдан бүленгән иде. Әлегә чәчелгән мәйданнарның 25%ы үзләштерелгән, 505,2 мең тонна чөгендер җыелган. Һәр гектардан уртача уңыш 414,3 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International