Кыр хәбәрләре:Түбән Кама районы һәм республиканың тагын 25 районы бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр

2020 елның 11 сентябре, җомга

Түбән Кама районы аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Урып-җыюга 17 июльдә керешкәннәр иде. 22,8 мең га мәйданда алар 80980 тонна ашлык җыеп алдылар. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 35,5 центнер тәшкил итте, шул исәптән язгы бодай – 23,5 ц/га.

Кырда 54 комбайн эшләде. Алдынгы комбайнчылар арасында: Владимир Копанев («Орсис-Агро" ҖЧҖ) - 3298 тонна, Александр Демидов – 3243 тонна, Азат Хәйруллин («Түбән Кама» агрофирмасы ҖЧҖ) – 3129 тонна.

"Игенчеләр алдына бөртеклеләрне бик аз югалтулар белән җыеп алу бурычы куелды, һәм бу барып чыкты», - ди Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

Бүгенге көндә ашлыкны сортларга аеру һәм киптерү, туфрак эшкәртү буенча соңгы эшләр башкарыла. Җыелган уңыш «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе»нә һәм Чистай элеваторына ташыла.

Шулай ук Буа, Алексеевск, Чистай, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Актаныш, Сарман, Тәтеш, Тукай, Спас, Яңа Чишмә, Нурлат, Чүпрәле, Зәй, Әлки, Апас, Биектау, Балтач, Кайбыч, Саба, Теләче, Алабуга, Ютазы, Әтнә һәм Зеленодольск районнары игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр инде. Финиш сызыгына Арча, Азнакай, Чирмешән, Аксубай, Лениногорск, Кукмара, Бөгелмә, Баулы, Лаеш, Кама Тамагы, Югары Ослан (99%), Мамадыш, Питрәч, Менделеевск (98%), Балык Бистәсе, Әлмәт һәм Әгерҗе (97%) районнары чыкты.

Татарстанда рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыюга керештеләр. Бүгенге көндә 39 район рапс җыя башлады, 68,2 мең га мәйданда җыелган. Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре аны урып-җыюны төгәлләделәр инде. Финиш сызыгында - Әлмәт (95%) һәм Яңа Чишмә (92%) районнары. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, шикәр чөгендерен җыюга 9 район - Апас, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары керешкән.

Бөгелмә районы аграрийлары урып-җыюны төгәлләделәр. Бүгенге көндә культура 7960 га мәйданнан җыелган, 328,3 мең тонна татлы тамыр алынган, уртача уңыш – 412,5 ц/га. 11 район - Әгерҗе, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнары бәрәңге җыюга керештеләр. Биредә Минзәлә районы аграрийлары финиш сызыгына чыкты (94%). Бәрәңге 1071 га мәйданнан алынган (фаразга карата 26%), 305 тонна җыелган, уртача уңыш - 283 ц/га.

Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, 898,8 мең га (50%) мәйданда туфрак эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International