Нурлат районы игенчеләре уңыш җыюны төгәлләделәр

2020 елның 4 сентябре, җомга

Нурлат районы игенчеләре республикада икенче булып уңыш җыюны төгәлләделәр. Азнакай (99%), Чистай (98%), Саба (98%), Яңа Чишмә (96%), Буа (96%), Югары Ослан (96%), Апас (95%), Балтач (95%), Биектау (95%), Кайбыч (95%), Мөслим (95%) һәм Тәтеш (95%) районнары Финиш сызыгына чыктылар.

Исегезгә төшерәбез, Нурлат районы игенчеләре урып-җыюга 16 июльдә керешкәннәр иде. 37,7 мең га мәйданда алар 162,6 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Район буенча уңдырышлылык   – 43,1 ц/га, шул исәптән көзге бодай – 49,1 ц/га, көзге арыш – 39,7 ц/га, арпа – 44,2 ц/га, борчак – 22,3 ц/га, сабан бодае – 36,2 ц/га, солы-31,2 ц/га.

 Кырда 70 комбайн эшләде. Алдынгы комбайнчылар арасында: Рәмис Ямалов – 5950 тонна, Ришат Гафуров – 5393 тонна, Илгиз Әндәрҗанов – 5039 тонна, Роберт Абдрахманов – 4852 тонна.

Җыелган уңыш 2 элеваторга – «Агропорт-хәләл» ҖЧҖенә һәм «Нурлат элеваторы» ЯАҖенә китерелә. «Агропорт-Халәл» ҖЧҖенең киптерү җайланмалары куәте – 45 мең тонна, ә «Нурлат элеваторы» ЯАҖенеке – 90 мең тонна.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көннәрдә Нурлат районында көзге чәчү төгәлләнеп килә. 19,9 мең га мәйданның 18,6 мең гектары чәчелгән, шул исәптән арыш – 3,4 мең га, бодай-14,9 мең га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International