Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында күпбалалы гаиләләрне – хезмәткәрләрне котладылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән 3 һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләүче хезмәткәрләрнең гаиләләренә бүләк сертификатлары тапшырылды.
Министрның үзе өч бала тәрбияләүче беренче урынбасары Наил Залаков ата-аналарны һәм аларның балаларын Белем көне белән котлады һәм аларга яңа уку елында уңышлар теләде.