Зәй районында бөртекле культуралар җыюны «Зәй» агрофирмасы беренчеләрдән булып төгәлләде

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

“Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖ игенчеләре бөртекле культуралар җыюны беренчеләрдән булып төгәлләделәр.

Хуҗалык урып-җыюга 21 июльдә кереште. 10696 га мәйданда алар 58 746 тонна ашлык җыеп алдылар. Хуҗалыкта уңдырышлылык - 54,9 ц/га, шул исәптән көзге бодай - 68,2 ц/га. Кырда Мега, Нью-Холланд, Торум, Класс Тукано, Лексион маркалы 19 комбайн эшләде.

Алдынгы комбайнчылар арасында:Айрат Уразманов - 4461 тонна, Ирек Хәсәншин - 4442 тонна, Андрей Митрофанов - 4106 тонна, Илсур Шәймөхәммәтов – 3857 тонна, Илмир Шәймөхәммәтов - 3826 тонна, Илшат Насипов – 3810 тонна, Рамил Сибъгәтуллин – 3752 тонна, Айрат Җиһаншин – 3745 тонна, Риназ Закиров – 3444 тонна һәм Дмитрий Исаичев – 3189 тонна.

Җыелган уңыш «Зәй элеваторы» һәм «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе»нә ташыла. «Зәй элеваторы»ның киптерү җайланмалары, дымлылык 18% булганда, тәүлеккә 4000 тоннага кадәр ашлык үткәрергә сәләтле, ә «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе» шундый ук дымлылык белән тәүлеккә 1500 тонна ашлык үткәрә ала.

«Быел югары уңыш алуга чәчү алдыннан эшкәртү, минераль ашламалар кертү, тыгызлап тигезләү һәм орлыкларга карата биологик препаратлар куллану, үсемлекләрне яклау чараларынннан файдалану кебек технологик процессларны башкару йогынты ясады. Тыгызлап тигезләү кулланылган мәйдандагы бодай гектардан 1,5-2 центнерга күбрәк уңыш бирде һәм бөртеклеләрнең уңдырышлылыгын 10-15% ка арттырды. Чәчү өчен элиталы орлыклар кулланыла. Алар арасында - «Скипетр» көзге бодае, «Нур» һәм «Раушан» арпасы, шулай ук «Йолдыз» сабан бодае, - дип сөйли агрофирманың баш агрономы Олег Умнов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүген Зәй районында бөртекле культураларны җыю 84 %ка төгәлләнгән, 31,4 мең га суктырылган, 166,6 мең тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 53 ц/га.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International