Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Республика Көне белән котлавы

2020 елның 30 августы, якшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем республика аграрийларын һәм Татарстан халкын күпмилләтле халкыбызны берләштерүче мөһим дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!

Бүген Татарстан - Россиянең иң уңышлы һәм актив үсүче субъектларының берсе, ул шактый зур икътисадый, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы куәтенә ия.

 Республика территориясендә эре инвестиция проектлары, социаль программалар гамәлгә ашырыла, социаль инфраструктура объектлары төзелә. Без республикабыз, аның якты тарихы, казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның зур якты киләчәгенә ышанабыз, без аңа хезмәт сөючәнлек һәм оптимизм белән барабыз.

Юбилей көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм республикабыз иминлеге өчен яңа проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар телим!

 Татарстан Республикасы  Премьер  министры  урынбасары –

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы

 һәм азык-төлек  министры

Марат Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International