Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә укыту-практика дәресләре уздыру өчен шартлар тудыруга югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмаларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Конкурста авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмалары катнаша ала.
Грантлар авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмаларында укыту-практика дәресләре уздыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләүнең сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыру максатларында бирелә.
Бирелә торган грантның күләме Министрлык тарафыннан смета документациясе нигезендә билгеләнә һәм 6,3 млн сумнан артыграк була алмый.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә:420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 407 кабинет.
Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү срогы – 2020 елның 31 августыннан 30 сентябренә кадәр.
Элемтә өчен телефоннар:(843)221 76 70;(843)221 76 88(8819).