Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, "Россельхозбанк"ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, шулай ук алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Таһир Һадиев һәм Камил Нугаев катнаштылар.
Кунаклар «Балкыш» кулланучылар кооперативы эшчәнлеге белән таныштылар, «Дуслык» ҖЧҖ һәм «Татарстан» АХП сөт-товар фермаларын карадылар, шулай ук район кырларында урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләделәр.
«Балкыш» авыл хуҗалыгы сату-куллану кооперативы 2018 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча 23 млн.сум күләмендә грант алды. Бу акчаларга эре мөгезле терлек чалу цехы һәм тәүлеккә 1 тоннага кадәр җитештерү куәтенә ия казылык цехы төзелгән, 9 яңа эш урыны булдырылган.
«Активист» ҖЧҖ һәм «Хезмәт» ҖЧҖ хуҗалыкларында Ришат Хәбипов урып-җыю эшләре белән танышты, урып-җыю кампаниясе алдынгыларына сертификатлар тапшырды. Алар арасында Виктор Федоров (1399 тонна), Юрий Андреев (1129 тонна), Константин Васильев (876 тонна), Таҗетдинов Фердинанд (591 тонна), Валерий Степанов (1373 тонна), Владислав Абрамов (1186 тонна) һәм Алексей Овчинников (1265 тонна) бар.
Аннары Ришат Хәбипов «Дуслык» ҖЧҖ сөт-товар фермасында булды һәм «Татарстан АХП» ҖЧҖнең сөт-товар фермасында төзү-монтаж эшләренең барышы белән танышты.
Сәфәр ахырында ул иң яхшы сыер савучыларны һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларны бүләкләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.