Алексей Песошин Чүпрәле районының иң уңган комбайнчыларын бүләкләде, «Чүпрәле» Мәдәният йортын һәм паркын ачты

2020 елның 28 августы, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чүпрәле районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров йөрде.

Чүпрәле районы комбайнчылары, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу “Ак Барс” ХКнең Иске Чокалы авылы янындагы “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының күпьеллык үләннәр кырында узды, анда кунаклар шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карадылар.

 Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Чүпрәле районының ашлык суктыру буенча белгечләрен һәм алдынгыларын бүләкләү чарасында катнашты. Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән «Бикчуров Р.А.» крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Илгизәр Бохариевны, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ комбайнчысы Илмас Нигмановны, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ механизаторы Николай Пайзены, «Чынлы» ҖЧҖ механизаторы Рәфыйк Шәйдулловны бүләкләде. Урып-җыю йомгаклары буенча Чүпрәле районының иң уңган җиде комбайнчысына акчалата сертификатлар тапшырылды.

 Алексей Песошин чүпрәлеләрнең хезмәтен югары бәяләде, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы Премьер - министры шулай ук Чуваш Чүпрәлесе авылында Мәдәният йорты бинасын карады, ул милли проект кысаларында ремонтланды, шулай ук музейда булды.

Аннары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов һәм Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 Район үзәгендә кунаклар бал ярминкәсендә, чәчәк фестивалендә булдылар, ТАССРның 100 еллыгына, Чүпрәле районының 90 еллыгына багышланган күргәзмәләрне карадылар. Алексей Песошин шулай ук чүпрәлеләрнең җәмәгать киңлекләрен оештыруда, районны төзекләндерүдә күп нәрсә эшләгәнен билгеләп үтте.

"2020 ел үзенчәлекле булды, гәрчә ул бюджет өлкәсенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итсә дә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча барлык республика программалары үз көчендә калды һәм гамәлгә ашырыла. Ышанам ки, бу парк та балалар, яшьләр, олылар өчен кызыклы мәйданчык булачак», - дип ассызыклады Татарстан  Республикасы  Премьер-министры «Чүпрәле» паркын ачу тантанасында.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты шулай ук «Государев Амбар» ҖЧҖ директорының җитештерү буенча урынбасары Надежда Борисовнага һәм «Чүпрәле үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ГАУЗ) баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Маликова Гүзәлия Рәшит кызына тапшырылды.

Чүпрәле районын һәм Татарстан АССРны үстерүгә керткән өлешләре өчен Фиркать Җәләлев, Виктор Лухманов, Вазыйх Сатдинов, Петр Осипов, Валерий Шадриков, Альберт Шәрәпов «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International